Тырышлык җимешләрен бирә
Рәзинә һәм Илһам Габидуллиннар Баланлы авылында фермерлык эшен алып бара. Бүген аларның хуҗалыгында дүрт дистәгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә
Тырышлык җимешләрен бирә
Рәзинә һәм Илһам Габидуллиннар Баланлы авылында фермерлык эшен алып бара. Бүген аларның хуҗалыгында дүрт дистәгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Рәзинә апа тормыш иптәше Илһам белән башкарган хезмәтеннән тәм табып яши. Авыл хуҗалыгы өлкәсе тырышлык, сабырлык таләп итсә дә, үз-үзләрен аямый эшләүчеләргә җимешләрен дә мулдан бирә. Алар бу эшкә өч кызына югары белем бирү, бер сүз белән әйткәндә, кызларын аякка бастыру өчен алынган булганнар. Габидуллиннарның төп ярдәмчеләре – өч кызлары.
Гаилә фермасы – авылны саклау нигезе
– Мин кечкенәдән мал-туар арасында үстем. Бәлкем, шуңадыр, бу эш миңа ят түгел. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруыбызга унсигезенче ел китте. Мондый фермалар авылны саклап калырга һәм алга таба үстерергә дә ярдәм итәр дип уйлыйм. Кешеләр, эш булмаганлыктан, туган йортларын да, балачаклары үткән авылларын да ташлап чыгып китәләр. Авылларны гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, үз эшләрен ачучы эшмәкәрләр ярдәмендә яңадан торгызырга кирәк. Дәүләт программалары ярдәмендә беренче адымын атлаучыларга үз эшләрен башлап җибәрергә мөмкинлек булса да, яңадан үз көчеңә генә таянып эшләргә туры килә шул, – ди Рәзинә апа.
Язмыш кушкан очрашу
Рәзинә апа – Баланлы авылы кызы, һөнәре буенча бухгалтер-икътисадчы. Тормыш иптәше Илһам абый – Азнакай районының Ирекле авылы егете. “Баланлы” совхозында очрашып, бер-берсенә гашыйк булалар. Кыз белән егетнең икесенең дә бер фамилиядә булулары да гаҗәеп бит! Язмыш дими, ни дисең моны!
Сөт продукциясе – гаилә бизнесы
Габидуллиннар сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Сөт, катык, эремчек, акмай, корт, куертылган сөт, кефир һәм башка төр продукция Яр Чаллы шәһәрендә үзләренең сату нокталарында реализацияләнә. Җитештерелгән товарны сөт ташуга көйләнгән “УАЗ” машинасы белән алып баралар. Шәһәрдә узган ярминкәләрдә дә бик теләп катнаша алар. Гадәттә аларның сөт продукциясен чират торып алып бетерәләр. Олы кызлары Регина – югары белемле технолог, сөт продукциясен эшкәртү тулысынча аның өстендә. Уртанчылары Алсу да кулларында ут уйната! Төзелеш юнәлеше буенча колледжда укып, соңрак апасы белем алган уку йортында туризм факультетын тәмамлый. Хуҗалыктагы сыерларны саву Алсуның җаваплылыгында. Егете Никита да биредә эш урыны белән тәэмин ителгән. Фермада малларны карау, ашату, тәрбияләү белән мәшгуль Никита.
– Кызларыбыз – зур булышчыларыбыз. Төпчегебез Илнара да авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетында белем ала. Халыкның ышанычын аклап, киләчәктә дә бүгенге кебек тотрыклы төстә продукция җитештереп, иң мөһиме – сыйфатын саклап калырга телибез, – ди Илһам абый.
“Хуҗалыкның җаны” – Рәзинә апа
Рәзинә апаны гаиләсе “хуҗалыкның җаны” дип атый. Фермерлык эшенә бирелгәнлеге чын мәгънәсендә аны илһамландырып яши.
– Авылның һәр көне тормыш мәшәкатьләре һәм шатлыклары белән тулы. Әниебез хуҗалыктагы һәр терлекне яратып карый, аларны караудан аерым ләззәт таба. Аның хезмәте үзенә гаять зур канәгатьлек китерә. Аерым бер энтузиазм белән фермер хуҗалыгының барлык аспектлары белән шөгыльләнә. Әти белән барлык сынауларны да бергәләп үткәрәләр. Әти-әниебезнең шәхси хуҗалыгы – җирне ярату һәм тырыш хезмәтнең уңышка китерә алуның үрнәге. Алар яңа биеклекләргә омтылуларын дәвам итә, һәм аларның хуҗалыгы алга таба да үзенең казанышлары белән сөендерәчәк әле, – ди кызлары.
Тотрыклы җитештерү – нигез
Фермадагы 35 баш савым сыердан көн саен 600 кг сөт савып алына. Бер сыерга уртача 16,6 кг продукция туры килә. Терлекчелектә кышкы чорда да җитештерүне тотрыклы итү өчен җитәрлек күләмдә әзерләнгән яхшы сыйфатлы азык базасы булдыру мөһим. Юкка гына “сыерның сөте – телендә” димәгәннәр бит. Габидуллиннар терлек азыгын үзләре әзерләү максатында 186 гектар пай җирен арендага алган. Анда арпа, бодай, күпьеллык үлән һәм азык катнашмасы үстерәләр. Кышлату чорына 600 центнер салам, 2000 центнер печән әзерләгәннәр. Люцерна һәм азык катнашмасыннан җитәрлек күләмдә сенаж да салганнар.
Ветеринария хезмәте дә игътибарда
Терлекләрнең алларыннан печән һәм салам да өзелми. Малларга тиешле прививкалар вакытында ясалып бара. Гаилә фермасына ветеринария хезмәтен район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре күрсәтә.
Нет комментариев