Иминлек

БПЛА һөҗүме куркынычы вакытында нишләргә?

Түбән Кама мэры Радмир Беляев БПЛА һөҗүме куркынычы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде

Әгәр сез өйдә булсагыз:
  • - терәк диварлар арасындагы бүлмәгә-ванна бүлмәсенә, санузелга яисә коридорга кереп яшеренегез;
  • - тәрәзәләрдән ераграк торыгыз;
  • - ике дивар кагыйдәсен үтәгез: сезнең белән урам арасында кимендә ике дивар булырга тиеш.

Әгәр сез сәүдә үзәгендә, офиста яки башка бинада булсагыз:

  • - аскы катка яки подвалга төшегез;
  • - лифттан файдаланмагыз;
  • - тәрәзәләрдән читкәрәк китегез дә эчкәрәк күчегез.

Әгәр сез урамда булсагыз:

  • - автомобильдән яки җәмәгать транспортыннан чыгыгыз;
  • - якындагы ышык урынны мөмкин кадәр тизрәк табыгыз;
  • - якында гына ышык урын булмаса, җиргә ятыгыз;
  • - тынычлык саклагыз һәм тирә-юньдәгеләрне кисәтегез.

Катгый тыела:

  • - пилотсыз очкычның турыдан-туры күрү зонасында калырга;
  • - БПЛАНЫ мөстәкыйль рәвештә бәреп төшерергә тырышырга;
  •  - җимерекләр янына якынлашырга;
  • - фото һәм видео төшерергә.

Фото – «Татар-информ»


Нет комментариев