«Безнең Геройлар» марафонында Мөслим районы данын якладылар
Чара бөтенроссия «Безнең Геройлар» иҗади музыкаль-әдәби марафоны кысаларында узды
4 октябрьдә Мөслим районының Рус Шуган авылыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Казан шәһәрендәге А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Геройлар җире — туган як» дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясады.
Чара бөтенроссия «Безнең Геройлар» иҗади музыкаль-әдәби марафоны кысаларында узды. Марафон Россиядә — Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган.
Мөслим районыннан марафонда 15 кешедән торган иҗат төркеме катнашты. «Черемушки» вокаль ансамбле, «Сударушка» бию коллективы, аерым башкаручылар Мария Емалетдинова һәм Наталья Шадрина, Булатовларның Елена һәм Александрадан торган гаилә дуэты, шулай ук Рус Шуган мәктәбе әзерләгән «Безнең Геройлар» видеоролигы тамашачылар һәм жюри игътибарын җәлеп итте. Концерт программасын Галина Светлякова алып барды.
Районның иҗат коллективы чыгышлары жюриның югары бәясенә лаек булды. Җирле бүлекчә активына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәге дипломы тапшырылды.
Рус Шуган авылы — Мөслим районында махсус хәрби операциядә катнашучы райондашлары белән дә дан тота. Авылдан 30 ир-егет махсус хәрби операциягә киткән.
«Безнең Геройлар» марафоны — илебезне саклаучыларга хөрмәт, горурлык һәм рәхмәт белдерүнең бер матур үрнәге.
Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Мөслим бүлекчәсе чарада катнашырга мөмкинлек биргән өчен район хакимиятенә һәм мәдәният бүлегенә рәхмәт җиткерә.
Галина Светлякова, Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе.
Фотолар - Галина Светляковадан.
Нет комментариев