5 октябрьдә - Халыкара укытучылар көне
Яңалыклар

5 октябрьдә - Халыкара укытучылар көне

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде

Анда мондый юллар бар:

“Белем дөньясына юл ачкан, матурлыкны күрә белергә, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе зур хөрмәт белән искә алабыз. Яхшы укытучы – энҗе бөртеге кебек, кайда эшләсә дә, сыйфатларын югалтмый. Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телим. Укучыларыгызның ихтирамын тоеп, рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын!”

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев