Районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә
Бүген район үзәк хастаханәдә шул уңайдан истәлекле һәм файдалы очрашу узды
Хастаханәнең яшь белгечләре бүгенге көндә лаеклы ялда булган табиблар һәм шәфкать туташлары белән очраштылар. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов очрашуны ачып барлык катнашучыларга матур теләкләрен җиткерде, лаеклы ялдагы өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Сәламәтлек саклау тармагы ветераннары яшь белгечләргә үзләре эшләгән чор белән таныштырдылар, бергә хезмәт куйган табиблар һәм коллективларын искә алдылар: “Яшь белгечләрнең дә өлкәннәргә әйтер сүзләре һәм теләкләре бар иде. Әлеге истәлекле очрашу һәркайсыбыз күңелендә матур хатирәләр калдырды”, - дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Нет комментариев