Бүген районыбызның мәгариф хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Календарьда - дата

Бүген районыбызның мәгариф хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бәйрәм чарасын ачып район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм теләкләрен җиткерде

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узучы бәйрәмгә мәгариф тармагында хезмәт куйган ветераннар, барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларыннан мәгариф хезмәткәрләре җыелды.

Бәйрәм чарасын ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин теләкләрен җиткерде. Шулай ук балаларга белем һәм тәрбия бирүдә куйган тырыш хезмәтләре өчен бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Үзенең хезмәттәшләрен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да тәбрикләде. Ул һәркемгә тынгысыз һәм җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган, балаларның ялын оештыруда тырыш хезмәт куйган алдынгыларга район мәгариф идарәсенең, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм тәбрикләүләр белән үрелеп барды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 


Нет комментариев