Мөслим картлар интернатында өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр
Район картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр дә бу көннәрдә кунакларны күп кабул итәләр
Районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге төрле матур чаралар, очрашулар һәм бәйрәм кичәләре белән дәвам итә. Район картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр дә бу көннәрдә кунакларны күп кабул итәләр.
Кичә интернатта тәрбияләнүче өлкәннәр янына Россия Пенсия фондының Мөслим бүләге җитәкчесе Фәридә Ганиева килде. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп матур теләкләрен җиткерде, тәмле күчтәнәчләр тапшырды.
Өлкәннәрне шулай ук “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы членнары да сәламләде. Алар өлкәннәргә матур җырларын, дәртле биюләрен, ихлас шигырьләрен бүләк иттеләр: “Өлкәннәребезгә шундый хөрмәт һәм ихтирам, матур бәйрәм мизгелләре бүләк итүләре өчен Фәридә Ганиевага, “Сүнмәс дәрт” коллективына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез” – дип хәбәр итәләр район картлар һәм инвалидлар интернат йортыннан.
Гөлнар Шакирянова фотолары.
Нет комментариев