Мөслим районының ике авыл җирлегенә яңа тракторлар бирелде
Яңалыклар

Мөслим районының ике авыл җирлегенә яңа тракторлар бирелде

Татарстанда республика грант конкурсында Әмәкәй һәм Тойгелде авыл җирлекләре җиңүче дип табылган

Грант кысаларында авыл җирлекләре башкарма комитетларына «Беларус 82.1» тракторлары тапшырылды. Яңа техника коммуналь һәм хуҗалык эшләрен башкаруда, территорияләрне төзекләндерүдә, юлларны тәртиптә тотуда ярдәм итәчәк.

Быел әлеге конкурска республика буенча 303 гариза килгән. Грантка 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр тибындагы бистә лаек булган.

Фото – Тойгелде авыл җирлегеннән.


Нет комментариев