Яңалыклар

Татарстанда 2027 елдан карау чорын стажга исәпкә алу тәртибе үзгәрә

2027 елдан башлап 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны карау чорын яңача расларга кирәк булачак

Фото - "Татар-информ"
Фото - "Татар-информ"

Моның өчен Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә гариза, инвалидны карау чоры төгәлләнгәннән соң түгел, бу чор башланганчы бирелергә тиеш.

2026 ел ахырына кадәр хезмәткә яраксыз кешеләрне карау чорын стажга исәпкә алуның агымдагы тәртибе гамәлдә. Әмма кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, пенсияне рәсмиләштергәндә бу чор исәпкә алынсын өчен, тиешле чорларны 2027 ел ахырына кадәр теркәргә кирәк. Бу Социаль фондка гариза бирү юлы белән эшләнә. 2028 елдан башлап 2027 елга кадәр булган чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешене карау чорын расларга ярамаячак.

Хәзерге вакытта 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне, шулай ук инвалид балаларны һәм беренче төркем инвалидларны карау чоры гариза буенча пенсия стажында исәпкә алына. Аны Социаль фондка карау чоры тәмамланганнан соң бирәләр. 2027 елдан тәртип үзгәрәчәк: гариза хезмәткә яраксыз кешене карый башлаганда ук биреләчәк һәм, карау чоры дәвам иткән очракта, 12 айга бер тапкыр озайтылачак.

Шулай ук, гариза рәсмиләштергәндә, чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ кешенең ризалыгы да кирәк булачак. Клиентларга уңайлырак булсын өчен, 2027 елдан башлап каралырга ризалык бирү һәм карау турындагы гаризаны Социаль фондның Татарстан бүлеге клиентлар хезмәте һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

– 2027 елда да хезмәткә сәләтле кеше чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешене карый алачак. Бу чор пенсия өчен дә исәпкә алыначак. Карау чоры стажга исәпкә алынсын өчен иң мөһим шарт: караучы кешенең карау чорына кадәр яки бу чордан соң ким дигәндә бер рәсми эш көне булырга тиеш, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
 


Нет комментариев