Яңалыклар

Район җир һәм милек палатасы: муниципаль милекне бирү, арендалау һәм хосусыйлаштыру тәртибе

Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алина Виноградова белән шулар хакында сөйләштек

Фото - Татар-информ
Фото - Татар-информ

Муниципаль милеккә караучы җир кишәрлекләрен, күчемсез мөлкәтне милеккә һәм арендага бирү барышында коррупция куркынычын кисәтү, шул исәптән алардан нәтиҗәле файдалануны һәм аренда түләве буенча бурычлылар белән дәгъва кылуны тикшереп тору – район җир һәм милек палатасының аерым игътибарында. Бу юнәлештә нәрсә эшләнә? Җир һәм милек палатасы алдына нинди бурычлар куела? Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алина Виноградова белән шулар хакында сөйләштек.

– Алина Игоревна, җир кишәрлекләренә хокук бирү нинди тәртиптә башкарыла?

– Җир кишәрлекләренә хокук бирү Россия Федерациясенең җир турында законнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Төп максат – муниципаль һәм чикләнмәгән дәүләт милке булган җир кишәрлекләрен бирү процедурасында коррупция фактларын булдырмау. Муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен, чикләнмәгән дәүләт милке җир кишәрлекләрен сатулар (торги) үткәрмичә генә бирү, муниципаль милек һәм чикләнмәгән дәүләт милке саналучы җир кишәрлекләрен сатулар аша бирү кебек хезмәтләр өчен җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җаваплы.

– Җир кишәрлекләрен рәсмиләштергәндә, коррупция фактларын булдырмас өчен нинди чаралар күрелә?

– Муниципаль һәм дәүләт милке булган җир кишәрлекләрен биргәндә, сатулар үткәреп яки алардан башка чикләнмәгән муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча административ кагыйдәләр (регламент) эшләнде. Җир кишәрлекләре биргәндә башкарылучы эшләрнең составы һәм эзлеклелеге, документларны рәсмиләштерү закон нормаларына туры китереп башкарыла. Моннан тыш, административ кагыйдәләр Дәүләт хезмәтләре порталы һәм күпфункцияле үзәк аша җир кишәрлеге бирүгә гариза тапшыру мөмкинлеген күздә тота. Бу гариза бирүченең һәм гаризаны караучы, карар кабул итүче вәкаләтле органның шәхси хезмәттәшлеген кире кага. Кызыксынучылар административ регламентны районның рәсми сайтына кереп карый ала.

– Җир кишәрлекләрен милек итеп бирү, арендалау буенча аукцион сатулар һәм сатып алулар нинди тәртиптә үтә?

– Россия Федерациясе законнары җир кишәрлекләрен сату-алу һәм бирү процедураларының ачык, үтә күренмәле булуына нигезләнгән. Җир кишәрлеген сатулар уздырмыйча бирү очракларының исемлеге бар. Исемлек гамәлдәге җир законнарын бозуга һәм коррупциягә комачаулаучы фактор булып тора. Җир кишәрлекләрен милек итеп бирү, арендалау буенча аукцион сатулар РФ Җир кодексының 39.11, 39.12 маддәләре нормаларына туры китереп үткәрелә. Сатулар үткәрү турында мәгълүмат районның рәсми сайтында, шулай ук Россия Федерациясенең сатулар уздыру турындагы мәгълүмат урнаштыру өчен каралган рәсми сайтында урнаштырыла. Сайтта урнаштырылганнан соң хәбәр автомат рәвештә электрон мәйданчыкка җибәрелә һәм “Авыл утлары” газетасында басыла.

– Алина Игоревна, муниципаль милекне реализацияләү һәм хосусыйлаштыру нинди закон нигезендә башкарыла?

– Муниципаль милекне сату милекне хосусыйлаштыруны фаразлау планы (программасы) нигезендә гамәлгә ашырыла. Анда билгеле бер чорда сату өчен планлаштырылган милек исемлеге күрсәтелгән. Әлеге мәгълүмат районның рәсми сайтында, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырыла. Муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру, физик яки юридик затлар милке итеп читләштерү “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында”гы 178-ФЗ санлы федераль закон нигезендә, бары тик түләүле нигездә ачык аукцион үткәрү юлы белән башкарыла.

– Хосусыйлаштырылырга тиешле милеккә бәйсез бәя кем тарафыннан бирелә?

– Хосусыйлаштырылырга тиешле милеккә “Россия Федерациясендә бәя бирү эшчәнлеге турында”гы 135-Ф3 санлы федераль закон нигезендә район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре тарафыннан бәя бирелә. “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында”гы 178-ФЗ санлы федераль закон нигезендә муниципаль милекне сату буенча аукцион, конкурс үткәрү турында игълан ителә. Сатуларда катнашу өчен кирәкле документлар белән гаризалар кабул ителә. Милекне сату буенча ачык аукцион нәтиҗәләре турында, җиңүчене һәм бәяләрне күрсәтеп, мәгълүмат бастырыла. Сатуларда җиңүче зат белән сату-алу шартнамәсе төзелә. “Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында”гы 218-ФЗ санлы федераль закон нигезендә, милек сатып алучыга тапшырыла һәм милек хокукларын күчерүгә бәйле гамәлләр башкара.

 


Нет комментариев