7 октябрьдә Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелде
Шул уңайдан «Мизгел» яшьләр үзәгендә булачак әниләр өчен очрашу узды
Социаль яклау, ГХАТ бүлеге, сәламәтлек саклау өлкәсе һәм Социаль фонд вәкилләре түгәрәк өстәл артында бергә җыелды.
Медицина хезмәткәре Гөлнара Дәүләтшина яңа туган баланы төрү буенча осталык дәресе үткәрде. Чара кысаларында концерт чыгышлары да булды, тәҗрибәле белгечләр сүз тотты.
Белгечләр йөклелек вакыты, пособиеләр, ташламалар һәм башка ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирде. Андый очрашулар булачак әниләргә үз хокукларын тирәнрәк аңларга һәм нинди ярдәм төрләреннән файдаланырга мөмкинлеген белергә булыша.
Фото – район үзәк хастаханәсеннән.
Нет комментариев