Өлкәннәр декадасы уңаеннан Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында матур концерт узды.
Өлкәннәр ункөнлеге

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында матур концерт узды.

Очрашуда махсус кунак — Мөслим районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева да катнашты

Районның «Сүнмәс дәрт» ветераннар ансамбле биредә яшәүчеләргә яшьлекне хәтерләткән җырлар бүләк итте. Тамашачылар артистларга кушылып җырлады, алкышлады, күңел ачты.

Очрашуда махсус кунак — Мөслим районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева да катнашты. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды.

Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.


Нет комментариев