Җәзалар катыланачак!
Узган ел, 2020 ел белән чагыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләре саны кимегән. 2021 елда җирлегебездә механик характердагы 167 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Биш авариядә 8 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
– Юллар – даими игътибар сораучы җаваплы участокларның берсе. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендә эшчәнлек киңкырлы – мәктәп автобуслары навигация җайланмалары белән тәэмин ителгән, халык күп йөри торган участокларда ясалма калкулыклар эшләнгән, тизлек режимын чикләүче юл билгеләре, ясалма яктырткычлар куелган, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда даими кизү торса да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучылар саны кимеми. Мөслим районы инспекторлары узган ел спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 92 шоферны тоткарлаган! Шуларның өчесе – хатын-кыз!
14 гыйнвар көнне юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды. Видеоконференция режимында узган утырышны ТР премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров үткәрде.
– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Юл хәрәкәте иминлеге җаваплы ведомство һәм хезмәтләрнең эш нәтиҗәсен күрсәтә. Юлларда тәртип бозулар санын киметер өчен бүгеннән үк чаралар планын әзерләү мөһим, – диде премьер- министр урынбасары. – Кышкы чорда юл хезмәтләре эшенә контрольне аеруча көчәйтергә кирәк. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә җәза тагын да катырак булырга тиеш!
ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин уртача тизлекне арттырган өчен штрафларны бетерүнең юл хәрәкәте иминлегенә тискәре йогынты ясавын билгеләп үтте. 2021 елда Татарстанда юл-транспорт фаҗигаләренең төп күрсәткечләре кимесә дә, һәлак булганнарны терелтеп булмый. Узган ел республикада 3684 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 312 кеше һәлак булган һәм 4542 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Җирлегебездә аварияләр саны кимү – ДАИ инспекторларының максатчан эше нәтиҗәсе. ЮХИДИ инспекторлары хәбәр итүенчә, кагыйдә бозучылар, гадәттә, тәүлекнең икенче яртысында күзәтелә. Бәйрәм һәм ял көннәрендә юлларда кизүне көчәйтү шулай ук үз нәтиҗәләрен биргән.
– Алкогольле эчемлекләр кулланган шофер үзенә генә түгел, юлдагыларга да зур куркыныч тудыра. Бик күп аварияләрнең төп сәбәбе булган “яшел елан” аркасында таркалган гаиләләр, өзелгән гомерләр саны бихисап. Даими рәвештә үткәрелүче планлы операцияләр, профилактик чаралар барышында кешеләрнең битарафлыгына игътибар иттек. “Таптап китмәс әле!” дип, тиешле булмаган урында юл аша чыккан җәяүле дә, җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән шоферлар да ут белән уйнаганнарын онытмасыннар иде! Узган ел светофорның кызыл утына туктамаган җиде шоферга административ беркетмә төзелде, тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктырткыч элементлары булмаган 12 җәяүлегә штраф салынды, – ди Айнур Хәйретдинов.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев