Авылдашлары ышанычын аклап
«Хезмәт елларымдагы иң зур бүләк – авылдашларымның миңа булган ышанычы һәм ихтирамы», – ди Нурания Әюпова
Балалар бакчасыннан авыл җирлегенә
Мәктәптә балалар укыткан, “Кояшкай” балалар бакчасында ике дистә елга якын мөдир вазыйфасын башкарган хатын-кызның авыл җирлеге тармагына килеп керүе, бер карасаң, мөмкин түгел хәл сыман тоела. Тик үтә дә җаваплылык һәм төгәллек сыйфатларын үзенә туплаган ханымга – Әюпова Нурания Фатыйх кызына Мөслим авыл җирлеге дилбегәсен кулга алу ул кадәрле куркыныч булып тоелмый, чөнки ул үз туган авылында, үз авылдашлары янында хезмәт куячак.
2003 елның март аенда Мөслим авыл җирлеге Советына депутат булып сайлана һәм шул көннән җирлек башлыгы булып эшли башлый Нурания Әюпова. – Ул вакыттагы район башлыгы Ришат Хәбипов үз янына чакыргач, әлбәттә, берникадәр каушап калдым, балалар бакчасында берәр хәл булды микән дип тә уйладым. Ул миңа Мөслим авыл җирлеге башлыгы булып эшләргә тәкъдим итте. Сүз дә юк, үзәктәге авыл җирлегенә эшкә күчү төрле хисләр тудырса да, “димәк, бу урында бүген мин кирәк” дигән уйлар белән җаваплы эшкә алындым.
Беренче елларның кыенлыклары
Ул чорда Мөслим үзәгендә 9000 гә якын кеше яши, төрле зур оешмалар эшли иде. Шөкер, авыл халкы белән дә, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәт коллективлары белән дә аңлашып һәм килешеп эшләдек, – ди Нурания ханым.
Әлбәттә, балалар яныннан һәм тупланган коллективтан, район үзәге авылы халкы белән эшләүгә күчү җиңелләрдән булмагандыр. Үзенә тапшырылган зур йөкне тартырга бишкуллап ябыша Нурания Фатыйх кызы. – Ул вакытта урам утлары да, юллар да һәркайсы аерым игътибар таләп итә иде.
Көндәлек мәшәкатьләр: терлек, юллар, топольләр
Бу урында ут янмый, монда юл җимерек, урамнарда хуҗасыз этләр йөри – нинди генә мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итми иде авыл халкы, – дип искә ала үзенең эш башлаган көннәрен Н.Әюпова. – Мөслим авылында яшәүчеләрдә терлек саны күп, ике көтүгә меңнән артык терлек чыга иде. Терлекләрне тәртип белән көтүгә озату, аларны җәйләү янындагы басуларга кертмәү, көтүчеләр табу, Мөслим урамнары буйлап үскән карт тополь агачларын кистерү – болар барысы да җирлек башлыгының көндәлек эш-мәшакатьләре булды.
Шулай итеп, таң ату белән башланган мөрәҗагатьләр кичкә кадәр дәвам итә. Күпвакыт өйгә бер йотым су эчәргә генә кереп чыгам, тамак ялгап яисә кайнар чәй эчеп утырырга вакыт юк. Шунысына куанам: нинди генә кыен мәсьәләләр булса да, авылдашларыбыз белән бергәләп хәл итүгә һәм килешүгә ирешеп эшләдек.
Күпфатирлы йортлар территорияләрен җыештыру
Мөслим үзәгендә күпфатирлы йортлар булса да, аларның территорияләрендә, урамнарда да җыештыручылар булмый әле ул дәвердә. Урамнарны төрле оешма-предприятиеләргә бүлеп биреп җыештырсалар, күпфатирлы йортлар территорияләрен шул йортларда яшәүчеләр ярдәме белән чистарталар. Мөслим үзәген берникадәр үзгәртеп кору, яшелләндерү максатында район башлыгы тәкъдиме белән үзәкнең Пушкин урамында чәчәкләр утырту эше башланып китә.
– Рүзилә Бәйрханованың Ленинградта шушы юнәлеш буенча һөнәри белем алганлыгын белә идем, шуңа да аны район башлыгына эшкә алу тәкъдиме белән чыктым. Рүзилә белән бергәләп кайда нинди чәчәкләр утыртабыз, нинди клумба ясап була, аларны планлаштырып, Мөслим үзәген яшелләндерү эше башланып китте. Нәтиҗәдә “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” оешмасы төзелде. Мөслим үзәген үзгәртеп коруда Рүзиләнең хезмәте бик зур булды.
Әлбәттә, бу эшләр яхшы яктан бәяләнде. 2005 елда ТР буенча оештырылган төзекләндерү бәйгесендә Мөслим авыл җирлеге икенче урынга лаек булды. Бу чорда Ык елгасы буйлары да чүп-чарга баткан иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары белән без елга буйларын чистарту эшен дә берникадәр башлап җибәрә алдык, – дип искә ала тынгысыз хезмәт елларын Нурания Фатыйх кызы.
Катлаулы сорауларны хәл итү
Үләт базларын тиешле таләпләргә туры китереп төзекләндерү, җирлекнең генераль планын төзү кебек катлаулы сорауларны да ул чордагы җитәкчелек һәм авыл халкы белән киңәшләшеп хәл итәргә насыйп була җирлек башлыгына. Шул ук вакытта авыл халкы белән төрле очрашулар, халык җыеннары үткәрү, депутатлар белән гражданнарны кабул итүләр һәм башка бик күп мәсьәләләр җирлек башлыгының тынгысызлыгы, төгәллеге һәм үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Балаларга белем һәм тәрбия бирү, җирле үзидарә үсешенә керткән зур хезмәтләре югары бәяләнә Нурания Әюпованың: 2002 елда аңа РФ “Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе тапшырыла. 2003 елда ул “Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны уздырудагы казанышлары өчен” медале, 2005 елда “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале, 2006 елда “Бөтенроссия авыл хуҗагын исәпкә алуда актив катнашканы өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Йомгаклау: авылдашлар ышанычы – иң зур бүләк
– Хезмәт елларымдагы иң зур бүләк – авылдашларымның миңа булган ышанычы һәм ихтирамы. Эшләгән чорымда кемгәдер катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүем белән мин үземне бик бәхетле саныйм. Авылдашларымның шатлыклы күз яшьләре аша, сөенеп әйткән рәхмәтләре һәм җылы сүзләре миңа хезмәтемнән тәм һәм ямь табып яшәргә ярдәм итте, – ди Нурания Әюпова.
Нет комментариев