Йөрәк тибешен тыңлап яшик!
Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлем-китемгә китерүче чирләр арасында беренче урында тора
Кызганычка каршы, бүгенге тормыш рәвешебездә әлеге авыруларның үсешенә этәргеч бирүче факторлар шактый.
Югары кан басымыннан интегүчеләр арасында тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар аз түгел. Даими стресс, дөрес тукланмау, аеруча тозлы ризыкларны артык күп куллану да йөрәк-кан тамырлары сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Артык гәүдә авырлыгы да җитди куркыныч тудыра. Ил күләмендә һәр өч кешенең берсе артык авырлыктан интегә, дигән мәгълүмат бар. Моңа өстәп, ковид пандемиясе дә йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемаларны кискенләштерде. Боларның барысы да сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны арттыру кирәклеген күрсәтә.
– Бүген ил күләмендә һәр өч кешенең берсе артык авырлыктан интегә. Ковид чорында илдә яшәүчеләрнең уртача авырлыгы 2 килограммга арткан. Ә бу йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра. Кеше күп вакыт табибка авыруы килеп терәлгәч кенә бара. Вакытында өлгерү өчен кайбер нәрсәләргә игътибарлы булу кирәк. Инфаркт вакытында күкрәк турысы кыскан, нәрсәдер басып торган яки яндырган кебек авырта башлый. Ниндидер эш башкарганда, бу авырту көчәя, эшләп туктагач, ул да бетә яки авырту кими төшә. Йөрәк авыртканда, сул як җилкә, теш казналыгының сул ягы, сул кул, эч тә борчый. Йөрәк авыртуның билгеләре башка чирләрнекенә нык охшаш. Шуңа күрә кеше еш кына үзендә гастрит яки остеохондроз башланган дип уйлый. Шул рәвешле, төп гаепнең йөрәктә икәнен ачыклаганчы, шактый вакыт әрәм була, – ди район поликлиникасының участок табибы Рамил Морзаханов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 20 ноябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев