«Офык» үзәге тренерлары укучыларны нард уены белән таныштырды
Яңалыклар

«Офык» үзәге тренерлары укучыларны нард уены белән таныштырды

Алар уен кагыйдәләрен аңлатты, төрле очракта нинди йөреш сайларга кирәклеген күрсәтте һәм үрнәк партияләр уйнады

«Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең ике тренеры район үзәгендәге мәктәпләрдә белем алучы укучылар өчен нард буенча осталык дәресләре үткәрде.

Алар уен кагыйдәләрен аңлатты, төрле очракта нинди йөреш сайларга кирәклеген күрсәтте һәм үрнәк партияләр уйнады. Аннары укучылар үзләре дә остазлар белән уйнап карады, кызыксындырган сорауларын бирде.

Нард уйнауның нинди файдасы бар? Уен хәтерне һәм игътибарны ныгыта, алдагы йөрешләрне исәпләргә, шакмакларда кирәкле саннар төшү ихтималын бәяләргә өйрәтә. Нард шулай ук уен үз файдаңа бармаганда тынычлыкны сакларга, җиңелүне лаеклы кабул итәргә өйрәтә. Ә бер такта артында уйнау — аралашу һәм яңа дуслар табу өчен яхшы мөмкинлек.

Фотолар – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.


Нет комментариев