Иминлек

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәртте

Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

26 ноябрьгә каршы төндә һәм көндез Татарстанда көчле бозлавык көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге уңайдан республика халкына иминлек чараларын үтәү зарурлыгы искәртте.

«Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Җәяүлеләргә бары тик тиешле урыннарда гына юл аркылы чыгарга рөхсәт ителә. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкән яшьтәгеләргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

 


Нет комментариев