Яңалыклар

Мөслим районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында үз программасын тәкъдим итәчәк

Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында уза

27 ноябрьдә Мөслим районы Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк – безнең кулларда» дип исемләнгән программа тәкъдим итәчәк. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында уза. Бу хакта Мөслим муниципаль районы порталында хәбәр ителә.

Программада күргәзмәләр, остаханәләр һәм районның иҗат коллективлары чыгышлары каралган.

Иллюстрация ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде.


Нет комментариев