Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авыл 11 миллион сум акча алачак

Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 млн сумнан артык күләмдә приз фондын бүлешәчәк.

2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза. Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 млн сумнан артык күләмдә приз фондын бүлешәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җиде ел элек безнең торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын иң яхшы бизәүгә беренче конкурс игълан ителде. Шул вакыттан бирле бу хәрәкәт елдан-ел киңәя бара.

«Без 11 эшче төркем төзедек. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде», — дидеТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев