Төзелешләр дәвам итә
Республика программалары нигезендә үткәрелүче юл төзелеше һәм ремонт эшләренең шактые инде төгәлләнү алдында.
Бу көннәрдә “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы эшчеләре олы юл читләрендәге үләнне чабу белән мәшгуль. Бу эшне дүрт юнәлештә асылмалы манипулятор чапкычы белән МТЗ тракторлары башкара.
Узган атнада Югары Табын авылы янында тукталыш куелды, юлга разметка ясалды, юл билгесе урнаштырылды. Юл билгеләре район буенча 8 урынга куелачак. Табын – Мәлләтамак юлының дүртенче километрында һәм Мәлләтамак авылы эчендә юлга ясалма калкулык эшләнде. Юлчылар Яңа Усы авылы янында юлның ике ягына да тукталыш урнаштыралар. Андый тукталышлар Михайловка һәм Тойгелде авылларында да куелды, алар каршындагы юлга разметка да эшләнде.
– Бу сезонда Мөслим – Иске Сәет юнәлешендә, Мөслим – Табын юлында асфальт түшәлде. Бүген юл буйларын чабу бара. Алга таба Баланлы авылына керү юлында 52 метр озынлыктагы барьерлы киртәне озынайтачакбыз. Яңа Карамалы авылы юлында ясалма калкулык эшләнәчәк, – ди “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов.
“Юл иминлеге куркынычсызлыгы” программасы кысаларында юл фонды средстволары хисабына 62 юл билгесе урнаштырылачак. Бу эшләргә 1 млн 155 мең сум акча каралган. Мөслимнең Октябрь-Гагарин, Пушкин-Гагарин урамнары киселешләрендә ясалма калкулыклар эшләнәчәк.
Район үзәге урамнарында иртә яздан капиталь ремонт баруын хәбәр иткән идек инде. Октябрь, Гагарин, Семилетка урамнарында асфальт түшәлде, җәяүлеләр юлы ясалып, брусчатка җәелде. Ат спорты мәктәбенә, яңа бассейнга илтүче юлларга да асфальт җәелә. Татарстан урамына асфальт салыначак, парковка ясалачак, тротуар өлешенә брусчатка түшәлде. Әлеге эшләр өчен средстволар федераль һәм республика бюджетыннан, үзара салым акчасыннан бүленгән. Юл фонды хисабыннан Кооператив, Пушкин урамнарындагы күпфатирлы йортларга да керү юллары эшләнә.
– “Киләчәк” паркында эш дәвам итә. Биредә яңа амфитеатр эшләнә. Оешма- предприятиеләр ярдәме белән буяу эшләре башкарыла, зур һәм кече амфитеатр территориясенә яктырткычлар урнаштырылды, утыргычлар ясалды. Рулонлы газон җәю дә дәвам итә, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Район сәнгать мәктәбендә республика программасы кысаларында капиталь ремонт башланды. Биредә 56 млн сумлык эш башкарылачак. Бина хайтек стилендә үзгәртеп эшләнәчәк. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы биредә демонтаж эшләрен алып бара. Әлеге оешма Яңа Усы клубында да капиталь ремонт үткәрде. Быел Баланлы, Сал.Мухан, Түбән Табын, Күбәк мәктәпләрендә санитар узеллар урнаштырылачак. “Үсеш ноктасы” милли проекты нигезендә Михайловка мәктәбендә укучылар белән өстәмә шөгыльләнү өчен кабинетлар эшләнәчәк.
– Мөслим урта мәктәбендә ремонт дәвам итә. Класс бүлмәләре, коридор диварлары буялды, яктырту җайланмалары, ишекләр алыштырылды. Спортзал һәм ашханәгә дә ремонт керде. Техперсонал һәм укытучылар өчен санузел эшләнде. Ремонт бу атнада төгәлләнәчәк. Эшләрне Яр Чаллының “Техноресурс” төзелеш компаниясе башкара. Мәктәп ремонтына җирле бюджеттан 4 миллион сумнан артык акча бүленде. Исәнсеф авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында да эшләр озакка сузылмас. Ремонт эшләре өчен 1 млн 692 мең сум акча каралган. Бинаның түбәсе алыштырыла, керү өлеше, карнизлар ясала. Эшләрне “Шах” җәмгыяте башкара. “Строймус” җәмгыяте эшчеләре Пушкин урамындагы 78нче һәм Гагарин урамындагы 1нче йортта фасад ремонтын төгәлләп килә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов.
“Кояшлы Ык” ял зонасында баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары төзелеше бара. Яңа бассейн янында урын алган спорт мәйданчыкларының нигезе инде эшләнгән.
Симәк авылы халкын да сөенечле яңалык көтә. “Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзелеше” программасы буенча авылның Мәктәп урамында кибет төзеләчәк. Бу эшләр өчен 2 млн 600 мең сум акча каралган.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев