Татарстанда коронавирустан үлүнең 21 нче очрагы расланды
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан үлүнең 21 нче очрагы расланды

Халәт кайбер җитди хроник авырулар булу белән катлауланган.

Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.

Халәт кайбер җитди хроник авырулар булу белән катлауланган. 8 июльдә әлеге кеше үлгән. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Вирус идентификацияләнгән.


Нет комментариев