Татарстанда коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы расланган
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән авыруның 35 яңа очрагы расланган

Авыруларның күбесе 50-60 яшь аралыгында (10 кеше) ачыкланган.

16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Татарстан шәһәрләре һәм районы буенча Казанда – 15, Нурлат районында -9, Лаеш районында - 4, Яшел Үзән районында - 3, Яр Чаллыда, Югары Ослан, Биектау, Чистай районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 8 июльгә Татарстанда 4858 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Бу чорда 3705 кеше (расланган диагноз белән) дәваланды.

 


Нет комментариев