Татарстанда хәмер базарына контрольлек итү өчен мәгълүмат системасы булдырыла
Татарстанда хәмер базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС) булдыру өстендә эшлиләр. Максаты - алкогольле продукцияне җитештерү һәм сатуга дәүләт контрольлеге булдыру. 21 нче октябрьдэ ТР Хөкүмәт йортында ЕГАИС системасы белән таныштыру булды. Чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росалкогольрегулирование" җитәкчесе Игорь Чуян катнашты. Алкогольле...
Татарстанда хәмер базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС) булдыру өстендә эшлиләр. Максаты - алкогольле продукцияне җитештерү һәм сатуга дәүләт контрольлеге булдыру. 21 нче октябрьдэ ТР Хөкүмәт йортында ЕГАИС системасы белән таныштыру булды. Чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росалкогольрегулирование" җитәкчесе Игорь Чуян катнашты. Алкогольле һәм спиртлы продукция базарында тәртип урнаштырылырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта бик күп хәмер продукциясе "идән асты"ннан сатыла. Юкка чыгарылырга тиешле 78 тонна легаль булмаган хәмер республика складларында тузан җыеп ята, шушы көннәрдә складларга тагын 100 тонна чамасы "идән асты" хәмере китереләчәк. "Алкогольле һәм спиртлы продукция хәрәкәте мәсьәләләрендә тәртип урнаштырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шул исәптән штраф күләмнәрен арттырырга, легаль булмаган хәмер белән сәүдә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Ә иң мөһиме - барлык спиртлы сыекча дәүләтнең катгый контрольлегендә тотылырга тиеш. Башкача булмый".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев