Татарстанда бүген 30 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (11 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 15, Нурлат районында - 3, Әлмәт районында -2, Яр Чаллыда, Агрыз, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чистай, Ютазы районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 18 августка Татарстанда 6075 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 4925 кеше дәваланган.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев