Рәхәтләнеп яуды кары!
Дүрт көн рәттән яуган кар айлык норманы тәшкил итте.
Соңгы көннәрдә кар күп яуды. Бу, үз чиратында, юлчыларга зур мәшәкатьләр тудырды. “Парковкаларны кардан чистартмаганнар!”, “Тротуарлардан йөрмәле түгел!” дип, редакциягә шалтыратучылар байтак булды.
– Районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре бу көннәрдә интенсив төстә карны җыештырып түгү белән мәшгуль. Бу эштә безнең 18 берәмлек техника катнаша. Урамнарны, күпфатирлы йортлар ишегалларындагы карны түгеп җитешеп тә булмый кайчак. Халыкның зарын да аңлыйбыз. Эш кар күләменә карап башкарыла. Ни дисәң дә, эштә проблемалар булмый калмый, техникасы да чыгымлап тора, кеше факторы да бар, – ди предприятие җитәкчесе Марат Шәймөхәмәтов.
Юллардагы чисталыкны һәм иминлекне тәэмин итүгә халык та үз өлешен кертергә тиеш. Ә бездә, кыш җиттеме, ишегалдындагы карны юлга чыгарып куярга гадәтләнделәр. Юллардагы кар өемнәре, үз чиратында, авария сәбәпчесе булып тора.
– Бу хәл – шоферлар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә борчу тудыра торган күренеш. Махсус техника урамнарны кардан чистартып үткәч, райондашларыбыз ишегалларындагы карны юлга чыгарып куя. Югыйсә ихатадагы карны бакчага да таратып буладыр. Шәхси оешмалар яки йорт хуҗалары кар көртләрен урамнарның машиналар йөри торган өлешенә чыгарып, транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркыныч тудырган очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.33 маддәсе (“Юлларны, тимер юл кичүләрен яки башка юл корылмаларын, яисә юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын бозу, шулай ук юл хәрәкәтендә аңлы рәвештә комачаулык тудыру”) буенча административ җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга – 500 сумнан 1 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, юридик затларга 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штраф салына, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
“Төзекләндерү һәм яшелләндерү ” унитар предприятиесеннән хәбәр итүләренчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә күпләп яуган кар юл хәрәкәтендә тоткарлыклар тудырган. Башка көннәрдә Мөслимнең Кооператив урамын кардан арындыру өчен предприятиенең техникасы урамны ике мәртәбә ураса, ул көннәрдә дүрт мәртәбә урарга туры килгән. Чөнки халык та капка төбендәге һәм ихатасындагы карны дәррәү юлга ташыган!
– Район Башкарма комитетының “Мөслим муниципаль районы территориясен төзекләндерү һәм санитар тоту кагыйдәләрен раслау турында”гы карары нигезендә Мөслим эчендәге юллардан, урам юлларыннан, йорт яны территорияләр е н н ә н , предприятиеләр, оешмалар территорияләреннән, т ө з е л е ш мәйданчыкларыннан, сәүдә объектларыннан, гараж- төзелеш кооперативларыннан җыештырылган карны без махсус урынга – элеккеге Сабантуй мәйданы янындагы ипподром территориясенә бушатабыз. Предприятие хезмәтчәннәре көн дә 5-12 мең кубометр кар чыгара, – ди Марат Шәймөхәмәтов.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев