Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең ашыгыч ярдәм бүлегенә 54 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 54 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Аларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм көнкүрештәге тән җәрәһәте белән. "Кышның соңгы аенда кискен респиратор вирус инфекцияләре очрагы артты. Соңгы ике көндә 9 сабыйга кискен респиратур вирус авыруы диагнозы куелды. Дәвалауга 9 кеше салынды. Вирус сизелерлек артка чигенсә дә, балалар бик еш чирли. Һава торышының тотрыксыз булуын исәпкә алып, сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз. Җылы, ләкин артык кызу киенмәгез. Баш киемнәрен салырга да бик иртә әле. Көннәр артык суык булмаса да, җиле бик салкын, сакланып йөрегез", - дип искәртә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев