Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим шәҗәрәләрне барлый

“Гаилә тарихында – гасырлар кайтавазы. Тарихта без эзлебез” исемле республика шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Фестиваль буыннар алмашы, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар нигезендә гаилә мөнәсәбәтләрен, туганлык җепләрен ныгыту, нәсел тарихын өйрәнүгә җирлек булдыруны күздә тота. Милли йолаларны торгызу, гаилә шөгыльләрен барлау һәм аларны үстерүгә ярдәм итү максаты да күз алдында тотыла.
Бәйгенең муниципаль этабы быел беренче тапкыр зур залда – “Мизгел” яшьләр үзәгендә архив бүлеге белән берлектә оештырылды. Жюри районыбызда яшәүче өч үрнәк гаиләнең чыгышларын ике төрле бирем буенча бәяләде. Гаиләләр буыннан-буынга тапшырылучы милли һәм үзенчәлекле ризыклардан әзерләнгән күргәзмәне яклады, “Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем буын!” исемле визит карточкасы тәкъдим итте. Презентацияләр җыр, бию, театральләштерелгән күренешләр рәвешендә барды. Гаиләләр берничә буынны үз эченә алган, сандык төбендә сакланучы ядкәрләр, кызыклы фактлар турында язмача мәгълүматлар белән баетылган шәҗәрәләр дә әзерләгән. Гаилә командалары нәсел тарихы белән үзенчәлекле итеп таныштырды. Һәрберсе гореф-гадәтләргә тугры, иҗади күнекмәләргә бай булуын күрсәтте. 
Гомуми педагогик стажы 446 елга җыелучы фидакарь мөгаллимнәр династиясе вәкиле булган Эльвира Хәбибуллина гаиләсенә кемнәр генә сокланмагандыр?! Бәйгедә чыгыш ясау өчен алар 20 кешелек команда белән килгән. Гаилә башлыгы Мирзанур һәм аның тормыш иптәше Нәҗибәнең яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Тат. Бүләр мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаган Нәҗибәгә математика укытуны ышанып тапшыралар. Ул тормыш юлын фронтовик, хәрби хезмәт дәресләрен укытучы Мирзанур белән бәйли. Тугыз балага гомер бүләк иткән алар. Нәҗибә ханым 44 ел педагогик стаж белән лаеклы ялга чыккан. Ул – бик күп бүләкләр иясе. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит: балаларының бишесе укытучы һөнәрен сайлаган. Татарстанның атказанган укытучысы Мәрзия Мирзаянова – шуларның берсе. Дүрт улының икесе – педагог. Районыбызның хөрмәтле мәгариф хезмәткәре Ләйлә Харисова танылган укытучылар буынының серләрен ачты. “Укытучылык – безнең династиянең йөзе. Бу хезмәткә булган мәхәббәтнең сере – әнидә. Ул бик намуслы хезмәт куйды һәм безне дә шуңа өйрәтте. Икенче сере шул: безгә һөнәр сайлауда беркайчан да чикләүләр куймады, без укытучы һөнәрен үзебез сайладык. Өченче сере – бер урында эшләү. Балаларны яратсагыз гына укытучылык һөнәрен сайлагыз һәм, җитәкчегез нинди булса да, аны санлап эшләгез, ди иде әни”, – дип искә алды ул. Хәбибуллиннар нәселендә Россия гомуми белем бирү мәктәпләрнең Почетлы хезмәткәрләре, Татарстанның “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия 30 педагог бар. 
Җырга-моңга бай, милли йолаларны саклап яшәүче сәнгатькәр гаилә булган Миләүшә һәм Рафил Шакировлар гаиләсе үзенчәлекле биюләре белән истә калды. “Рәҗәп бабайдан башланган шәҗәрә тугыз буынны үз эченә ала”, – диде Миләүшә Шакирова. Яббаровлар гаиләсе фестивальдә үзләренең җиде буынын ачыклый алган иң яшь гаилә буларак катнашты. Алар да буыннар чылбырының ныклыгын тәэмин итеп, традицияләрне түкми-чәчми балаларына тапшыручы күркәм гаилә булып күңелгә кереп калды.
Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы җиңүчесе итеп Мөслимнән Эльвира Хәбибуллина гаиләсе билгеләнде. Дусайдан Миләүшә һәм Рәфил Шакировлар – икенче, Метрәйдән Фәридә һәм Илмир Яббаровлар гаиләсе өченче урынга чыкты. Беренче урынга чыккан гаиләгә – 10 мең, икенче һәм өченче урыннарга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм дипломнар бирелде.
Әби-бабаларыбызны белү алар рухына дога кылу өчен дә кирәк. Нәсел шәҗәрәсен төзегәндә, туган авыл тарихы турында да кызыклы мәгълүматлар туплана. Буыннар чылбырын өзмичә, һәрберебез үз нәселләребезнең дәвамчысы булса иде!

Гөлназ Җәлилова.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев