Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык тудыручылар

Мөслимне иртә яздан караңгы көзгә кадәр бизәүче чәчкә-гөлләрне теплица участогы кызлары үстерә. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенә караган участокның алты теплицасы бар. Дүртесендә бүген эш төгәлләнү алдында.

– Урамда кар эреп бетмәсә дә, безнең теплицаларда яз сулышы, җәй төсе чагыла. Кызлар пикировка белән мәшгуль. Пикировка чәчкәләр өчен бик мөһим. Шулай иткәндә чәчәкләр ачык грунтта тиз үсеп китә һәм җиңел тамырлана. Кызлар һәр үсентене аерым кассеталарга саклык белән күчереп утырта. Пикировка үсентеләрне төрле чирләрдән дә саклый, чүп үләннәренә каршы көрәш чарасы да булып тора. Орлыктан үскән чәчәк-гөлләрне үз балаларыдай тәрбияли хезмәткәрләребез. Петуния, бегония, вербена, сальвия, целозия, колеус кебек берьеллык чәчәкләр матур булып үсеп килә, – ди теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.
Кызлар үсентеләрне торф, янган тирес, ком һәм кара балчык кушып ясалган туфракка күчереп утырта. Теплицада эш 1 февральдә башланган. Беренче орлыклар шул көнне махсус савытларда урын алган. Кызлар чәчәкләрне, партияләп, 10-15 көн аерма белән чәчкән. 
– Быел без 100 меңнән артык чәчәк үстерергә планлаштырабыз. Аның 80 проценты чәчелде. Чәчәкләр, елдагыча, Мөслимнең үзәк урамнарын, “Кояшлы Ык” ял паркын, скверларны бизәячәк. Күпьеллык платикодон, аквилегия, виола чәчәкләре белән беррәттән быел яңа төр чәчәкләр – гомфрена һәм вербена бонарская да чәчелде, – ди теплица участогы хезмәткәре Ләйлә Корбыева.
Теплица хезмәткәрләренең эштән туктап торганы юк. Агач һәм декоратив куакларны да тәрбияли алар. 
– Бездә җәйге каникул чорында мәктәп укучылары да хезмәт куя. Алар эшкә өйрәнә, бакчачылык серләренә дә төшенә. Гөлләр тәрбияли белү һәр хатын-кыз өчен кирәк. Теплицаларда борын төртеп килүче сальвия, петуния, бархатцы, цинерария, яран гөлләре һәм башка бик күп чәчкәләрне тәрбияләүдә яшүсмерләр дә катнашачак, – ди Рүзилә Бәйрханова.
Теплицада хезмәт куючы Ләйлә Корбыева, Эльвира Хафизова, Лиана Шәкүрова чәчәкләрне яратып тәрбияли, гөлләрнең телен аңлап эшли.
– Калган ике теплицада да эшне башладык. Быел кар алдагы елга караганда мул булды. Суыклар озакка сузылгач, теплицаны гыйнвар азагында ук җылыта башладык. Теплицадагы мичләр утын белән җылытыла. Бу эшне Илназ Баһауов, Марат Фәрдиев, Илфак Фәттахов башкара, утынны да үзләре әзерли,– ди Рүзилә Бәйрханова.
Мөслим урамнарында урын алачак 160 данә гөл чүлмәгендә ампельле – асылынып үсә торган чәчәкләр утыртылачак. Петуния, лобелия чәчәкләре – шундыйлардан. Чүлмәкләр баннерлар астына һәм урам баганаларына беркетеләчәк. Кәрзин һәм кашполардагы чәчәкләр урамнарга үзгә бер матурлык бирүенә күпләр игътибар иткәндер.
– Июнь башында теплицадагы чәчәкләрне ачык грунтка күчереп утыртачакбыз. Чәчкә-гөлләрне вакытында чүп үләннәреннән арындырып, су сибеп, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртеп, сирәкләп торганда, алар җәй дәвамында күзләрне иркәләячәк, – ди теплица участогы кызлары.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев