Көзге чакырылыш башланды 
Яңалыклар

Көзге чакырылыш башланды 

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 
Бу чакырылышта Мөслимнән 25 егетне армиягә озату планлаштырыла. 8 һәм 26 октябрь көннәрендә җирлегебездән 8 егет армия хезмәтенә озатылды. Алар, нигездә, Калининград, Йошкар-Ола, Мәскәү янындагы хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк. Чираттагы озату 11 ноябрьдә булачак. Бу көнне тагын 5 егетебезнең армиягә китүе көтелә. 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев