Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре РФ Тикшерү комитетының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 2018нче елның 20 февралендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитеты республика тикшерү идарәләренең барлык территориаль бүлекләрендә хезмәт хакларын һәм башка түләүләрне түләмәү буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрелә. Кабул итүне тикшерү комитетларының урындагы бүлек җитәкчеләре үткәрә.
Барлык кергән мөраҗәгатьләр буенча канун таләпләре кысаларында үз вакытында гадел һәм төрле яклы тикшерү үтәчәк.
Кабул итүгә язылу территориаль бүлекләрнең телефон номерлары аша яисә тикшерү идарәсе телефоннары: 221-74-57, 221-74-14, 221-75-27.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев