Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы бәяләр белән танышты

Район башлыгы Альберт Хуҗин район Башкарма комитет хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече белән берлектә районның ваклап сату предприятиеләрендә товарларның бәясе белән танышты.

“Эш көне ахырында киштәләрдә шикәр комы, тоз, карабодай ярмасы бетү очраклары да була, ләкин товар даими кайтып тора, продукциягә кытлык юк”, – дип аңлатма бирә сәүдә челтәрләре идарәчеләре. Кибетләргә һәр көнне диярлек товар кайта. Запаслар җитәрлек, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү белән кыенлыклар юк. Сәүдә гадәти режимда бара. Бәяләр көндәлек рәвештә мониторинглана һәм мәгълүмат турыдан-туры Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополия хезмәте идарәсенә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев