Баскетбол ярышлары узды
Яңалыклар

Баскетбол ярышлары узды

Беренчелекне "Яшьлек" спорткомплексы командасы яулады

3 гыйнвар көнне универсаль спорткомплекста баскетбол буенча "Яшьлек" спорткомплексы кубогына ярышлар үтте. Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында оештырылган районара ярышта беренчелекне "Яшьлек" спорткомплексы  командасы яулады. 2 урында - Актаныш районы командасы,
3 урында - спорт мәктәбе командасы.
Минзәлә районы командасы 4 урында калды. Җиңүче командалар "Яшьлек" спорткомплексы грамоталары, медальләр һәм кубок белән бүләкләнде.


Нет комментариев