Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал мул булачак!

30 март көнне район умартачылары семинарга җыелды.

Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар катнашты. Семинар, гадәттәгечә, Яңа Усы авылында – Роза һәм Геннадий Кондратьевларның умарталыгында оештырылды. 
 

– Быел умарталар кышны яхшы чыгар, дигән өмет бар. Җирлегебездә 354 умартачы исәпләнә, алар барлыгы 5500 баш умарта тота. Игенче авылыннан Мирһаҗиян Шәйхетдинов, Дусайдан Камил Шәехов, Сәфәрдән Рифкать Гәрәев, Октябрь авылыннан Фәнис Дәүләтов һәм Ирек Мурадов, Бикмәчтән Николай Николаев, Ольгинодан ВикторТопоров ел саен яхшы уңыш ала. Быел да бал уңышы мулдан булсын һәм агу-химикатлар белән эшкәртелгән басулар кортларга зыян китермәсен иде, – диде районның умартачылык буенча баш зоотехнигы Мәрьям Саламаева.
 

“Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчесе Азат Нәҗметдинов рапс басуларын агу-химикатлар белән эшкәртү мәсьәләсенә тукталды. Быел рапс биләячәк иң зур мәйдан “Август-Мөслим” агрофирмасына туры килә. “Туган як” агрофирмасында бу төр культура 1140 гектар мәйданда чәчеләчәк. Умартачылар басуларны агу-химикатлар белән эшкәрткәндә бал кортларының зыян күрмәсме дип борчыла.
 

– Үсентеләрне агу-химикатлар белән эшкәртүне кортлар очмаган вакытта – караңгы төшкәч башкардык. Быел агрофирма басуларында (Минзәлә, Мөслим, Азнакай районнары) 11514 гектарда рапс, 17794 гектарда көнбагыш культурасы чәчеләчәк. Ходай кушып, Мөслимдә кыр эшләренең бишенче сезонына керәбез. Быел да, узган елдагы кебек, агу-химикатлар куллану вакытын умартачыларга алдан хәбәр итәчәкбез, – диде Азат Нәҗметдинов.
 

Умартачылар өчен семинар тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Җирлегебездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта. Семинарда яшьләрнең дә байтак булуына игътибар иттек. Үзенчәлекле технологияләргә өстенлек бирүче Геннадий Кондратьев тормыш иптәше Роза белән 20 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Бүген аларның 60 баштан артык умартасы бар. Быел Кондратьевлар беренче тапкыр 20 баш умартаны тышта кышлаткан.
 

– Калын һәм катлы умарталарны без, тәҗрибә туплау һәм сынау максатында, ачык һавада калдырдык. Бик ошады, кортларыбыз исән-имин, хәтта көчле булып чыктылар әле. Умартаның аскы өлешендәге балга беркайчан да тимибез, кортларга кышка җитәрлек азык калдыру өчен эшләнә бу. Быел бал мул булачак, дип фаразлый өлкәннәр. Һәр умартачыга хезмәтенең тәмен татырга язсын! – ди Роза Кондратьева.
Умартачылык – төшемле шөгыль. Шул ук вакытта ул тырышлык һәм бал кортлары кебек тынгысыз булуны таләп итә. 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев