Районда 585 онкология авыруы исәптә
Быел 63 очрак ачыкланган
Район поликлиникасының онкология кабинетында 585 кеше исәптә тора. Шулардан 63 кеше быел гына исәпкә куелган. “12 очракта яман чир – үпкәдә, 10 кешедә – эчәклектә, 9 райондашыбызда – сөт бизләрендә, тагын 9ы – тиредә табылган. Простата бизендә һәм ашказанында яман шеш бишәр кешедә ачыкланган. Калган очраклар авыз куышлыгы, бөерләр, баш мие, җенес органнары, үңәч, бавыр, сидек куыгы, кан белән бәйле. Вакытында табибка күренү, медицина тикшерүе, диспансерлаштыру үтү профилактика булып тора”, – ди район хастаханәсенең онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.
Фото – Татар-информ
Нет комментариев