520 кешегә “онкология” диагнозы куелган
Сәламәтлек

520 кешегә “онкология” диагнозы куелган

Онкология белән авыручы иң яшь кеше – 2017 елгы бала.

Җирлегебездә 520 кешегә “онкология” диагнозы куелган. Быел 76 кешедә әлеге авыру ачыкланган. Район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева әйтүенчә, яман шеш авыруы ир-атларда күбрәк күзәтелә. Начар чир күпчелек очракта үпкәдә, тире һәм эчәклектә үсеш ала. Авыруны кисәтү һәм иртәрәк ачыклау өчен табиблар диспансерлаштыру узарга, хатын-кызларга маммография үтәргә кирәклеген искәртә. Җирлегебездә онкология белән авыручы иң өлкән кешегә – 99 яшь, иң яшь кеше – 2017 елгы бала.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев