Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Ык-Рок” – старт мәйданчыгы

Мөслимдә икенче тапкыр “Ык-Рок” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-музыка фестивале үтте.

Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән һәм Россия төбәкләреннән (Мәскәү, Башкортостанның Туймазы районы) альтернатив музыка сөючеләр Мөслимгә җыелды. 

– Былтыр фестивальдә 23 төркем үз сәләтен күрсәтте, быел 37 музыкаль төркем килде, алар составында 200дән артык яшүсмер катнаша. Бу – балалар һәм яшьләр рок-төркемнәре өчен үзеңне күрсәтү, башкаларны карау, фикердәшләр табу өчен уникаль мөмкинлек, дип саныйм. Ул яңа агымга этәргеч бирергә мөмкин. Фестивальне ел саен уздырырга телибез, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, яшьләр оешмалары өчен грантлар конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Чара яшь музыкантлар өчен старт мәйданчыгы булып тора. 

– Фестивальгә Мәскәүдән үк килүчеләр бар. Рок-төркемнәрне яратып тыңлыйм. “Радопи” төркеме дә килә дигәч, эштән сорап Мөслимгә килдек. Бик күңелле! Зур концертлардагы кебек, чыгыш ясаучыларның киемнәре дә, чәчләре дә чын рок-җырчыларныкы төсле. Шаккатып карап утырам, – ди Мамадыштан килгән Сергей Весняев.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев