Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйгеләр

«Моңлы Ык буйлары» конкурс-фестивале узды

Быел ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланды.

24 һәм 25 март көннәрендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә "Моңлы Ык буйлары" V региональ конкурс-фестивале узды. Быел ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланды.

Бу этапта 150гә якын яшь музыкант жюри әгъзаларына үз осталыгын күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучылар үз дәрәҗәсенә лаеклы дипломнар һәм медальләр алачак. 26 һәм 27 мартта жюри әгъзалары читтән торып катнашучылар җибәргән видеоязмаларга бәя бирә. 

Алдагы көннәрдә рәсем сәнгате бүлегендә дә бәйгегә килгән эшләргә бәя бирелде. Анда Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан 146 бала катнашты. Бәяләүдә ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары һәм сәнгать белеме системасы белгечләре катнашты.

Барлык нәтиҗәләр билгеле булгач, җиңүчеләр ачыкланачак.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев