Камаловлар гаиләсенә бүләк тапшырылды
Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә республика конкурсына йомгак ясалды.
ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә республика конкурсына йомгак ясалды.
Нәтиҗәләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсе кысаларында ясалды.
"Татмедиа" АҖнең "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы порталында "Ә безнең ишегалдында..." сораштыруы нәтиҗәләре нигезендә кызыксындыру призы белән Күбәк авылында яшәүче Камаловлар гаиләсе дә бүләкләнде.
Фото - Ирек Камаловтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев