Илһамланып иҗат итәр чак
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм журналистлар бәйгесенең зона этабы узды.
2014 елдан башлап, “Илһам” бәйгесе ел саен март-апрель айларында яшь иҗатчыларны үзенә җыя. Ул – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан оештырылган кызыклы әдәби проектларның берсе. “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында үткәрелүче бәйгенең максаты да изге: укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту.
14 март көнне “Илһам” бәйгесенең икенче этабы башланып китте. Мөслим, Бөгелмә, Сарман, Лениногорск, Ютазы районнарыннан беренче онлайн турны үткән яшь иҗатчылар белән күрешергә жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева, язучы Марат Закиров, драматург Рәдиф Сәгъдиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Зөлфия Закирҗанова килгән иде. Зона туры өчен Мөслимнең сайлануы да юкка түгел. Әлеге районнар арасында бәйгенең сайлап алу турын үткән балалар саны буенча мөслимлеләргә тиңнәр юк. Конкурсантлар “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь драматург”, “Яшь журналист” номинацияләрендә көч сынашалар.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ.
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев