Һәр төбәкнең үз герое
Мәктәп укучылары россиякүләм бәйгеләрдә дә актив катнаша һәм җиңүләр яулый.
“Төбәгемнең җирле үзидарә тарихы” бөтенроссия конкурсының финалы 21 апрельдә билгеләп үтелүче Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне алдыннан үтә.
Быел бәйге тугызынчы мәртәбә оештырылды. Конкурсның читтән торып катнашу этабында Мөслим урта мәктәбенең 10 “А” сыйныфы укучысы Ләйлә Каюмова һәм Рус Шуган төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Арина Борисова җиңү яулады. Кызлар Мәскәү шәһәренә чакыру алды.
16-18 апрель көннәрендә Россия башкаласында Җирле үзидарә хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чарада кызлар фәнни җитәкчеләре белән катнашты. Ләйләне бәйгегә – Мөслим урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Йолдыз Әсадуллина, Аринаны Рус Шуган мәктәбенең тарих һәм биология укытучылары Наталья Кривошеева белән Елена Борисова әзерләгән.
– Ләйләнең эзләнү-тикшеренү проекты "Төбәгемнең җирле үзидарәсе тормышыннан бер көн" дип аталды. Без Мөслим районы турында видеоролик ясадык. Анда җирлекнең сулышы аермачык күренә. Мәскәүдән без сертификат алып кайттык, – ди Йолдыз Әсадуллина.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 25 апрель санында укыгыз.
Елена Борисова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев