Бүген Мөслимдә “Буыннар старты” республика бәйгесенең район туры уза
Әлеге бәйге республикада икенче ел үткәрелә
Бәйгедә Мөслимнән Нәбиевләр, Гайнетдиновлар, Миргалимовлар һәм Шәмсиевлар гаиләләре катнаша. Катнашучы гаиләләр өч буынны – бала, әти-әни һәм машина йөртүче бабай-әбине берләштерә. Бәйгедә катнашучылар иң элек ДОСААФ гның район бүлеге бинасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Аннан соң балалар велосипедларда,ә әти-әниләр һәм өлкәннәр полигонда машина йөртү буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр. Бәйгедә җиңүче гаилә бәйгенең зона турында катнашачак.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев