Бүген Мөслимдә “Буыннар старты” республика бәйгесенең район туры уза
Бәйгеләр

Бүген Мөслимдә “Буыннар старты” республика бәйгесенең район туры уза

Әлеге бәйге республикада икенче ел үткәрелә

Бәйгедә Мөслимнән Нәбиевләр, Гайнетдиновлар, Миргалимовлар һәм Шәмсиевлар гаиләләре катнаша. Катнашучы гаиләләр өч буынны – бала, әти-әни һәм машина йөртүче бабай-әбине берләштерә. Бәйгедә катнашучылар иң элек ДОСААФ гның район бүлеге бинасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Аннан соң балалар велосипедларда,ә  әти-әниләр һәм өлкәннәр полигонда машина йөртү буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр. Бәйгедә җиңүче гаилә бәйгенең зона турында катнашачак.

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев