Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әдәби мәйдан үзенә дәште Мөслимдә китап сөюче марафончылар мәйдан тотты

6 август көнне “Киләчәк” паркының Татар ихатасында “Әдәби мәйдан” исемле үзенчәлекле чара узды

Мондый форматта беренче тапкыр оештырылган китап бәйрәме булды ул. Татар дөньясында уникаль күренеш буларак яшәп киткән “Әдәби марафон”да катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. 2017 елда башланып киткән интернет-проект, зур үзгәрешләр кичереп, бүгенге көндә татарларны үзара аралаштыручы, нәкъ менә татар китабын популярлаштыручы дөньякүләм китап сөючеләр хәрәкәте буларак үсеш кичерә дисәк тә ялгышмабыз. Мөслимлеләр әлеге марафон башланганнан бирле анда катнашып киләләр, бергәләп бүләкләү тантаналарына йөриләр. 2022 елда Ык буенда үзләренең сабан туйларын оештырсалар, быел алар күрше Әлмәт һәм Сарман районнары марафончыларын да кунакка дәштеләр. Чарага язучылар, шагыйрьләр, башлап каләм тибрәтүчеләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр дә чакырылды. Бәйрәмгә гаиләләре белән, балаларын ияртеп килүчеләр дә шактый иде. Әйтергә кирәк, “Әдәби марафон”да әйдаманнар эшчәнлеге көйләнгәч, катнашучылар саны да артты, алар арасындагы бәйләнеш тә ныгыды. Шулай берләшеп кунакка йөрү, аралашу уңайлырак бит. Күршеләребез автобус яллап та, шәхси машиналарга утырып та килделәр. Сарманлылар ике ел рәттән катнашучылар саны буенча марафонда сабалылардан кала икенче урынны яулыйлар. Язучы Гафифә Гаффарова, шагыйрә Айсылу Кәлимуллина, Минзәләбаш авылыннан коллектив белән марафонда катнашкан “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле һ.б. әйдаманнары Гүзәлия Гарипова белән мөслимлеләргә иң җылы теләкләрен җиткерделәр, музыкаль һәм иҗади сәламнәр тапшырдылар.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев