Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңү язы

Район башлыгы Альберт Хуҗин тыл ветераннарын котлады

Район башлыгы хөрмәтле тыл ветераннарына Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнехановның бәйрәм тәбрикләвен һәм күчтәнәчләрен ташырды

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан көннәрдә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары котлаулар кабул итәләр. Район башлыгы Альберт Хуҗин Рус. Шуган авылында яшәүче Антонида Костина һәм Михайловка авылында гомер итүче Роза Гайсина янында булды.

Район башлыгы хөрмәтле тыл ветераннарына Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнехановның бәйрәм тәбрикләвен һәм күчтәнәчләрен ташырды.

Ветераннар район башлыгына күрсәткән хөрмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, шәхсән очрашуга килүе өчен сөенүләрен белдерделәр. Роза Гайсинаны Бөек Җиңү көне белән Михайловка урта белем бирү мәктәбе укучылары тәбрикләп шигырь юллары һәм җыр башкардылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев