Ашлаган җир аш бирә...
Бакчада октябрь аенда да эш җитәрлек
Эшләрне беренче кырауларга кадәр төгәлләргә кирәк. Бакчаны коелган яфраклардан, чәчәкләрнең корыган сабакларыннан чистарту мөһим. Анда бөҗәкләр кышламасын өчен, сабакларны, яфракларны өемгә җыеп яндырырга кирәк. Яфракларның бер өлешен чокырга салып, компост ясау да файдалы. Әлеге черемәне яз көне ашлама итеп кулланырга була.
Октябрь уртасына кадәр алмагач, груша, слива, карлыган, крыжовник һәм чия утыртырга киңәш ителә. Бу очракта үсентеләр кышка кадәр ныгып калачак һәм язны чыныгып каршы алачак. Яшь бәбәкләр өшемәсен өчен, агачны 30-40 сантиметр биеклегендә күмәргә кирәк.
Җимеш агачлары төбендәге туфракны органик һәм минераль ашламалар кертеп казып чыгу шарт. Каты корт (проволочник) белән зарарланган участокларны соңрак, җир туңа башлагач казырга мөмкин. Бу очракта каты корт һәлак була.
Октябрьдә дә алма, грушадан уңыш алсагыз, агачларга 3-4 чиләк су сибәргә кирәк. Карлыган, крыжовник, җир җиләгенә кайнар су сиптерергә була.
Агач төбендәге туфракны черемә, торф яисә тирес белән каплагыз. Көл дә менә дигән ашлама. Аны компост чокырына да сибәргә мөмкин. Агач төбен йомшартканда, 10-12 сантиметрдан да тирән казымагыз. Алма, груша арасын – 20 сантиметр, чия, сливаныкын 16 сантиметр тирәсе казырга киңәш ителә.
Октябрьдә суганчадан һәм бүлбедән үсүче чәчәкләр белән эш дәвам итә. Георгин, гладиолусларны казып алырга кирәк. Бу чорда лалә, сөмбел (гиацинт) утыртлар. Күпьеллык чәчәкләрне кыш көне ышыклау өчен җайланма әзерләргә онытмагыз. Чәчәкләрне өшүдән сакларга алар өстенә сибелгән корыган яфраклар да ярдәм итә.
Җимеш куакларын, ботакларын җиргә сузып, корыган сабаклар, салам һәм тирес белән капларга мөмкин.
Октябрьдә барбарис, дүләнә һәм гөлҗимеш, балан утыртырга мөмкин.
Кышкы суыклардан һәм кояш нурларыннан саклау өчен, агач, куак кәүсәләрен агартырга кирәк. Кимерүчеләрдән саклау өчен агач кәүсәсен чыршы, кура җиләге ботаклары яки рубероид белән урап бәйләргә киңәш ителә.
Киләсе язда нинди яшелчәләр утыртачагыгызны көздән үк уйларга кирәк. Алдан уйланылган чәчү әйләнеше мул уңышка нигез булып тора. Көздән үк грунт әзерләргә, аны казырга һәм тукландырырга кирәк. Туфракның ачылыгын билгеләү дә мөһим.
Җирне ашлау дигәннән, бәрәңге һәм кәбестә кебек иртә утыртылучы культуралар өчен туфракка тиресне октябрь башында ук кертергә кирәк. Яз көне, җирне казыганда, фосфорлы ашламалар кертү мөһим, чөнки алар тамырларга бик акрын төшә. Бу төр ашлама кызыл чөгендер һәм кишер өчен аеруча файдалы.
Октябрь башында сарымсак утыртырга мөмкин. Петрушка, укроп, кызыл чөгендер һәм кишерне көздән чәчеп калдырырга була. Орлыкны гадәттәгедән 2-2,5 тапкыр күбрәк алыгыз. Кыш суык булса һәм кар соң ятса, аларның күбесе шытым бирмәячәк. Май башында редистан уңыш алырга теләсәгез, аны (шулай ук петрушка белән укропны) көздән теплицага чәчеп калдырыгыз. Ноябрьдә, кар төшкәч, түтәлгә кар сибәргә кирәк булачак. Кар орлыкка туңарга мөмкинлек бирми һәм туфракны дымга туендыра.
Ләйсән Сабирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев