Мөслимдә көзге иминлек атналыгы старт алды
28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләрнең юлны тиешле урыннан чыгуына һәм яктылык кайтаручы элементлар куллануына аерым игътибар бирелде.
28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Мөслим районында «Җәяүле» операциясе узды. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, төп максат — җәяүлеләрнең, аеруча балаларның иминлеген тәэмин итү.
- Машина йөртүчеләргә: җәяүлеләр кичүенә җиткәндә тизлекне киметергә, юл бирергә.
- Җәяүлеләргә: юлны бары тик тиешле урыннардан (кичүдән) генә чыгарга.
- Барысына да: көзге тотрыксыз һава торышы һәм караңгы тиз төшү сәбәпле, аеруча сак булырга.
Көн кыскарган чорда яктылык кайтаручы элементлар (фликерлар) куллану мәҗбүри. Бу хакта ЮХИДИ инспекторы Феликс Мәгъданов кисәтә:
- Фликер машина йөртүчегә җәяүлене 150 метрдан (фара яктысында) күрергә мөмкинлек бирә.
- Яктылык кайтаручы элементны куллану җәяүлене таптау куркынычын 65 процентка киметә.
- Начар һава шартларында (яңгыр, томан) һәм караңгы вакытта күренеп тору аеруча мөһим.
Элементларны брелок, беләзек рәвешендә сатып алырга мөмкин. Иң кулай урыннар — күкрәк һәм бот тирәсе.
- 140 см озынлыктагы балага: рюкзакка, җиңнәрнең өске өлешенә, баш киеменә.
- Велосипедчыларга, чана яки коляска тартучыларга: транспорт чарасының үзенә дә ябыштырырга кирәк.
Мөслим районында яктылык кайтаручы элементлар кулланмау сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгәне юк. Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре бу чорда бозучыларга карата контрольне көчәйтәчәген белдерде. Аңлату эшләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да даими алып барыла.
«Сакланганны гына саклармын», — ди халык мәкале. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә һәм игътибарлы булганда гына бәла-казаларны булдырмаска мөмкин.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев