Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ит рулеты

Хезмәттәшебез – “Мөслим-информ” корреспонденты Фәридә Гайнетдинова ит рулеты рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 1 килограмм сыер ите, уртача зурлыктагы 1 суган, ярты стакан чамасы вакланган ипи, 1 йомырка, 2 аш калагы вакланган петрушка, 100 грамм төелгән миндаль, яшел суган кыягы, кара җимеш, тоз, борыч.

Әзерләү тәртибе. Иттарткычтан үткәрелгән иткә вак итеп туралган суганны, ипи валчыгының яртысын, йомырка, тоз һәм борыч кушып болгатабыз. Массаны 5 сантиметр калынлыгында фольгага җәябез. Өстенә калган ипи валчыгын, петрушка сибәбез. Салкын суда җебетеп, вак итеп туралган кара җимешкә миндаль, вакланган яшел суганны кушып болгатабыз һәм фарш өстенә җәябез. Рулетны төрәбез һәм майланган табада 200 градускача кызган духовкада 30 минут пешерәбез. Кетчуп белән майлап, тагын 15 минут духовкада тотабыз. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев