Мөслимдә яшь инспекторлар агитбригадаларының район бәйгесе узды
Чара иҗат, дуслык һәм юл иминлеге бәйрәменә әверелде!
Мөслим гимназиясендә «Әйдә, юл, дус булыйк!» исемле юл хәрәкәте яшь инспекторлары агитбригадаларының республика бәйгесендә район этабы үтте. Чара иҗат, дуслык һәм юл иминлеге бәйрәменә әверелде!
Быел бәйгедә Мөслим районының мәгариф оешмаларыннан 10 команда катнашты. Һәр агитбригада үзенең сәхнә осталыгын күрсәтеп кенә калмады, тамашачыларга юлда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде. Чыгышлар кызыклы киңәшләргә бай булды, ә зал белән бергә үткәрелгән уеннар җылы һәм дусларча мохит тудырды.
Бәйгенең төп максаты — яшьләрнең иҗтимагый активлыгын арттыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга битараф булмаган караш тәрбияләү. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен генә түгел, тамашачылар белән аралаша һәм игътибарны мөһим мәсьәләләргә юнәлтә белүләрен дә күрсәттеләр.
Бәйгедә Мари Бүләр төп мәктәбенең "Зебра" отряды җиңү яулады. Алар җитәкчеләре Константин Шамукаев белән берлектә Әлмәт шәһәрендә узачак зона турында чыгыш ясаячак. Күбәк һәм Тат. Бүләр урта мәктәпләренең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары призлы урыннар яулады. Михайловка урта мәктәбе һәм Баек төп мәктәбе командалары да аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде.
Мондый чаралар шуны күрсәтә: юл иминлеге турында иҗат теле белән сөйләгәндә, безне һәркем ишетә һәм аңлый. «Әйдә, юл, дус булыйк!» гади бәйге генә түгел, ә яшьләрнең җаваплы гражданлык позициясен күрсәтүче чара да!
Фотолар - Мөслим гимназиясеннән.
Нет комментариев