Бала көн дәвамында яхшы кәефтә булыр
Йокының җәза түгел, ә көч һәм яхшы кәеф чыганагы икәнен балага аңлату мөһим
Күп кенә әти-әниләр мәктәптә укучы балаларының хәлсез булуына борчыла. Табиблар монда куркырлык әйбер юк, бары тик бала йокы режимын үтәргә тиеш дип тынычландыра. “Йокының җәза түгел, ә көч һәм яхшы кәеф чыганагы икәнен балага аңлату мөһим. Шул чагында бала көн дәвамында яхшы кәефтә булыр. Мәктәптән соң дәресләрне озакка сузмыйча әзерләп куярга, йокларга 2-3 сәгать кала шау-шулы уеннарны, телевизор карау һәм гаджетлар куллану вакытын чикләргә кирәк. Каһвә, баллы газировка, шоколад та йокының дусты түгел. Бала йокларга көн дә бер үк вакытта (21.00-21.30 сәгатьләр тирәсендә) ятарга тиеш. Йоклар алдыннан җылы душ керү, йокы бүлмәсен җилләтү дә яхшы булачак”, – дип киңәш итә балалар табибы, педиатр Язилә Габидуллина.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев