Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

5 октябрь. Безнең рапорт

КПССның XXVI съезды карарларын, СССРның Азык-төлек программасын тормышка ашыра барып, “Урожай” колхозы хезмәтчәннәре яңа зур җиңү яуладылар: дәүләткә шикәр чөгендере сату планын арттырып үтәп чыктылар.

Кабул итү пунктына 28000 урынына 28500 центнер татлы тамыр озатылды, аны хәзерләү дәвам итә. Һәр гектардан 234 центнер уңыш алынды. Шикәр чөгендереннән югары уңыш үстереп, Яңа Сәет һәм Мари Бүләр бригадалары колхозчылары аеруча зур өлеш керттеләр.

Алар һәр гектардан 260-248 центнер татлы тамыр алып, дәүләткә 11000-8000 центнер продукция тапшырдылар. Шикәр чөгендерен сыйфатлауда Тат. Бүләр урта һәм Мари Бүләр сигезьеллык мәктәпләре коллективларының ярдәме зур булды.

Һәр җиде авылның пенсионерлары, активы һәм барлык колхозчылар бу эштә армый-талмый хезмәт куйдылар.

М. Сәлахов, колхоз председателе.

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев